Мошенниклар җәтмәсенә эләгеп кенә тора безнең халык.
Белоретта 45 яшьлек бер ханым мошенниклар тозагына эләккән. Аңа, янәсе, эре инвестицияләр компаниясе шалтыраткан һәм күп итеп акча эшләү мөмкинлеге белән кызыксыну уяткан. Моның өчен хатынкай бары тик аларга акчаларын тапшырырга тиеш булган.
Ханымның кинәт һәм күп акча эшләү теләге шулкадәр зур булган ки, ул башта мошенникларга үзенең бар булган акчаларын күчергән, аннан, җитмәсә, кредит та алып, тагын өстәп җибәргән.
2 ай дәвамында ул төрле банкларда кредитлар рәсмиләштереп, акчаларын билгесез исәпләргә күчергән. Шулай итеп, 2 миллион сумнан колак каккан.
Шундый хәлләр көн саен очрап тора. Алданучылар саны арта. Зинһар өчен мошенниклар тозагына эләкмәгез, дуслар!
Фото: bashinform.ru