Уфа халкын берәдәк этләрне тоту буенча чаралар үткәреләчәге турында кисәттеләр. Чаралар караучысыз йөргән этләр популяциясен контрольгә алу һәм аларның кешеләргә һөҗүм итүен кисәтү өчен үткәрелә.
Мэриядә хәбәр итүләренчә, тотылган этләргә ветеринария табибы клиник тикшерү үткәрә, аннары алар приютка урнаштырыла һәм 14 көн дәвамында карантинда тотыла. Шуннан соң акбайларга дегельминтизация, эктопаразитлардан эшкәртү, котыру һәм башка авыруларга каршы вакцинация, стерилизация һәм чиплау үткәрелә. Операциядән соң карау вакыты биш көн тәшкил итә. Агрессия күрсәтмәгән барлык тотылган этләр, закон буенча, элеккеге яшәү урыннарына кайтарылалар.
Уфалыларга берәдәк этләрне тоту белән шөгыльләнүче “Актив” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең подряд оешмасына заявка калдыру өчен WhatsApрта бердәм телефон номеры булуын искә төшерделәр: +7 (937) 157-78-89.
Моннан тыш, берәдәк этләр турында интерактив карта ярдәмендә һәм Уфаның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин: +7 (347) 277-09-11