Җәмгыять
6 март 2024, 05:15

Робот кына димәгез

Канада инженерлары ясаган робот детальләрне адәм баласы  кебек тизлектә сортларга  аерырга өйрәнгән.

Робот кына димәгезРобот кына димәгез
Робот кына димәгез

   Канада инженерлары ясаган кеше кыяфәтле робот детальләрне адәм баласы  кебек тизлектә сортларга  аерырга өйрәнгән. Моның өчен ул 33  тоту хәрәкәте ясый алган куллардан файдаланган.

   Робот алдында ике төрле детальләр куйганнар: цилиндр формасында һәм яссы детальләр. Робот аларны ике тәлинкәгә бүлеп, сортларга аерган.  Бу эшне башкарганда ул хаталар ясамаган, бернәрсәне дә төшереп калдырмаган һәм бутамаган. Аны уйлап табучылар әйтүенчә, робот алдына куелган мәсьәләне автоном рәвештә һәм кеше эшли торган тизлектә башкарган. Һәр детальгә 1,5 секунд сарыф иткән.

    Роботның гидравлик куллары кеше кулларына охшаш. Сенсорлы биш бармакның һәрберсен эшкә җәлеп итеп була. Нәрсәнедер эшләргә өйрәткәндә аны уйлап табучылар имитация күнегүләрен кулланганнар – роботка хәрәкәтләрне телеидарә ярдәмендә күрсәткәннәр, ә ул аларны истә калдыра һәм кабатлый торган булган.

    Әлеге вакытта машина алгоритмнарны камилләштерү процессында. Робот әлегә йөри белми һәм махсус тәгәрмәчле платформа ярдәмендә хәрәкәт итә. Соңгы вариантта аның буе 170 сантиметр, авырлыгы 70 килограмм булырга тиеш. Инженерлар фикеренчә, ул 25 килограммга кадәр йөк ташый  һәм сәгатенә 4,8 км тизлек үстерә алачак.

Фото:  gas-kvas.com

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас