Җәмгыять
6 март 2024, 06:15

Этеңне борынчыксыз йөртмә! Штраф салырлар.

Алай гына да түгел, штрафны арттыру турында закон кабул итәргә планлаштыралар.

Этеңне борынчыксыз йөртмә! Штраф салырлар.Этеңне борынчыксыз йөртмә! Штраф салырлар.
Этеңне борынчыксыз йөртмә! Штраф салырлар.

    Башкортстанда этләрне борынчыксыз һәм бәйләмичә йөрткән өчен штрафларны арттыру турында закон кабул итәргә планлаштыралар.

       Республика Дәүләт Җыелышы - Клрылтайда сөйләүләренчә, хәзер штраф күләме 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр булачак. Элек 500 сумнан алып 2 мең сумга  кадәр иде.

    "Административ хокук бозулар турында гамәлдәге Кодекста 500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф каралган. Бу норма кертелгәннән алып 10 ел узган. Бүгенге көндә бу яхшы тәрбия нәтиҗәсе булырлык сумма түгел", - дип аңлатма бирә төбәк парламенты рәисе Константин Толкачев.

    Дөрес, декоратив токымлы этләр өчен искәрмә ясалачак. Инициатива икенче укылышта март ахырында каралачак. Төзәтмәләр этләрнең кешегә һөҗүм итүләре өчен хуҗаларына карата җинаять җаваплылыгы кертүне  дә күз уңында тота.

Фото: ebay.com

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас