Әнидән соң иң якын, иң кадерле кеше апа-сеңелдер, мөгаен. Ул синең сердәшчең дә, шатлык-кайгыларыңны бүлешеп, юатучың да.
Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март бәйрәме уңаеннан, апаларыбыз, сеңелләребез хөрмәтенә, "Апа-сеңел" дип аталган конкурс оештырырга булдык.
Укучыларыбыздан фотолар бик күп килде. Шул сәбәпле, конкурсны берничә этапка бүлеп үткәрәбез.
Уенның шарты буенча, җиңүче иң күп тавыш җыю нәтиҗәсендә билгеләнә. Бүген, 6 мартта, конкурсның 1нче этабы тәмамланып, беренче урынга Мишкә районының Калмазан авылыннан биш кызлы гаиләдә үскән Альмира Хурамшина лаек булды. Җиңүчене чын күңелдән котлыйбыз!
Бүген конкурсның 2нче этабы старт ала. Ул 9 мартка кадәр дәва итәчәк. Катнашучыларга уңышлар телик!