Җәмгыять
5 март 2024, 15:28

"Нур" сәхнәсенә менеп, сөйгәненә тәкъдим ясаган

Гаилә елында өйләнешүчеләр саны арта. 

"Нур" сәхнәсенә менеп, сөйгәненә тәкъдим ясаган"Нур" сәхнәсенә менеп, сөйгәненә тәкъдим ясаган
"Нур" сәхнәсенә менеп, сөйгәненә тәкъдим ясаган

Быел Русиядә Гаилә елы дип игълан ителгәч, республикада өйләнешүчеләр саны арткан. Мәсәлән, яшьләр театр, концерт карарга килеп, сәхнәдә сөйгән кызларына тәкъдим ясыйлар. Һәм мондый очраклар берәү генә түгел.

Мәсәлән, 3 мартта Уфаның «Нур» театрында Айгиз Баймөхәммәтовның «Кредитка хатын» комедиясен караганнан соң, Айназ исемле егет сәхнәгә чыгып, сөйгәненең кулын сораган. Сылу да озак көттермәгән, «әйе» дип җавап биргән.

Тамашачылар гына түгел, артистлар да бу матур мизгелне телефоннарына төшереп алганнар.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас