Җәмгыять
5 Марта 2024, 18:21

Марат Сафаров морзалар төяге хакында

Нәфисә Акчурина җитәкләгән Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге татар зыялылары клубында Мәскәүдән килгән тарихчы, радио журналисты, педагогика фәннәре кандидаты Марат Сафаровның лекциясе булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Марат Сафаров морзалар төяге хакындаМарат Сафаров морзалар төяге хакында
Марат Сафаров морзалар төяге хакында

Бер тында тыңланган бу чыгышта ул "Тени Касимовского ханства " һәм "Темников - крепость империй" дип аталган китапларының язылу тарихын сөйләде. Анда Рязань, Түбән Новгород, Мордовиядәге татар морзалары нәселләре хакында сүз барды. Терегуловлар, Бигловлар, Енгалычевлар, Еникеевлар, Мамлеевлар, Диваевлар, Бәхтизиннар чыккан авыллар аталды. Шакуловлар нәселе, Касыйм ханлыгы морзалары хакында мәгьлүматлар китерелде. Залда аталган нәселләрнең вәкилләре булу лекция-очрашуны мавыктыргыч һәм кызыклы итте.

Марат Сафаров морзалар төяге хакында
Марат Сафаров морзалар төяге хакында
Автор:Рауф
Читайте нас