Гәзиттә "Өмет" гүзәле" конкурсы ел буена дәвам итә.
Февральдә гәзиттә чыккан 4 кыз арасыннан бер җиңүчене билгеләргә кирәк иде. "Өмет" гәзите сайтында тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүчене белдек.
Шулай итеп, февральдә Шаран районының Түбәнге Ташлы авылы кызы Азалия Исмәгыйлева иң күп тавыш җыеп, җиңүче булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз!
Азалия бик уңган һәм сәләтле кыз. Әлеге вакытта ул Уфа Фән һәм технологияләр университетында белем ала.
Һәр айның җиңүчесе ел азагында финалда катнашачак. Декабрьдә 12 кыз арасыннан "Өмет" гүзәле"н сайлап алачакбыз.