Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фикеренчә, халык ышанычын яулау өчен җитәкченең шәхси сыйфатлары, гражданлык җәмгыяте институтларының өлгерүе генә җитми.
"Әгәр дә без кешеләрне алдасак, вәгъдәләрне үтәмәсәк, югарыда санап үтелгәннәрнең берсе дә эшләмәячәк. Ышаныч югалачак.
10-15 ел кешеләргә нидер вәгъдә биреп һәм шуны үтәмәгән кешеләрне беләм. Ә җитәкче өчен иң мөһиме - сүзеңдә тора белү. Моның рецепты юк - әйтә дә алмыйм. Ләкин минемчә, кешеләр белән аралашканда, берәр нәрсә сорап мөрәҗәгать итәләр икән, әгәр моны эшләрлек ресурслар юк икән, иң яхшысы - вәгъдә бирмәү. Чөнки вәгъдә бирү һәм үтәмәү күпкә начаррак. Без биргән вәгъдәне үтәүгә һәм моны контрольдә тотуга аерым әһәмият бирәбез. Әйткәндәй, шул ук "Идарә йортлары" "фикер алыштык та таралыштык" белән генә бетми, һәр пунктын җентекләп тикшереп, республика яки муниципалитет башлыкларына эшләргә кушыла. Ул эш үтәлгәнче контрольдә тора» - диде бүген Уфада уза торган Идел буе федераль округы Советы утырышында Радий Хәбиров.
Олег Яровиков фотосы.