“Тыныч йоклагыз, нәниләр” тапшыруында Мишутканың тавышы белән сөйләүче актер Игорь Капатов якты дөньядан киткән.
71 яшьлек актер “Спокойной ночи, малыши” тапшыруында дистә елдан артык Мишутканың тавышы булды. Ул 1977 елда Горьков шәһәрендә театр училищесын тәмамлый һәм Башкорт курчак театрына эшкә кайта.
Соңыннан ул режиссер, рәссам-куючы булып эшли. 2001 елда ул Мәскәү шәһәренә күченеп китә.
“Мишутка – минем өчен үтә дә кыйммәтле роль”, - дип сөйләгән ул интервьюларының берсендә. “Олы кешегә бала булып уйнау авыр мәсьәлә. Мин бүгенге көндә Мишутка ролен өстенлекле рольрнең берсе дип саныйм”, - дигән булган ул.