Җәмгыять
1 март 2024, 16:57

Өлкәннәргә хөрмәт турында

Уфада «Бердәм ил – уңайлы мохит» партия проекты кысаларында Владимир Паращенко исемендәге 51нче мәгариф үзәгендә «Игелек дәресе» узды. Очрашуны оештыручы һәм алып баручылар – 4 тапкыр паралимпия чемпионы, «Бердәм ил-уңайлы мохит» партия проекты рәисе Ирек Зарипов һәм хәрби хәрәкәтләр инвалиды Антон Мельников.

– Игелек дәресләре – балалар игелекле, ярдәмчел, кайгыртучан һәм хәстәрлекле  булырга өйрәнә торган дәресләр. Шулай ук социаль күнекмәләрне үстерергә ярдәм итәләр, җаваплы һәм кайгыртучан булырга өйрәтәләр, шулай ук дөньяга уңай мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итәләр, – ди Ирек Айрат улы.

Антон Мельников укучыларга 23 февраль бәйрәменең әһәмияте һәм бүгенге шартлардагы патриотизмның мәгънәсе турында сөйләде.

–Патриотизм дәүләтчелекнең нигезе булып тора һәм аның нигезләре яшьтән үк салына. Бүгенге укучылар –  булачак Ватанны саклаучылар һәм алар мәктәп елларыннан  ук моның  нинди җаваплылык икәнен аңларга тиеш, – ди Антон Мельников. Балалар кунакларга кичерергә туры килгән кыенлыклар турында сорадылар. Ә алар, үз чиратында, язмыш бәрелешләре алдында  ничек сынмаска-сыгылмаска һәм алга таба атларга  каян көч табарга дигән серләр белән уртаклаштылар.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас