+21 °С
Болытлы
Бүген бишенче чакырылыш Бәләбәй шәһәре советының 3нче утырышы узды, анда Бәләбәй шәһәре башлыгын билгеләү мәсьәләсе каралды. Утырыш эшендә Бәләбәй районы башлыгы А.А. Сәхабиев, Бәләбәй шәһәре советы рәисе Р. Р. Низаев, Совет депутатлары катнашты. Конкурс комиссиясе тәкъдиме буенча шәһәр Советы депутатларының бертавыштан кабул ителгән карары белән Бәләбәй районы муниципаль районының Бәләбәй шәһәр җирлеге хакимият башлыгы вазифасына контракт буенча Сергей Федорович Караберов билгеләнә.
Фото:belebey-gp.ru