Җәмгыять
1 март 2024, 06:29

"Атайсал" форумы - Мәскәүдә

Мәскәүдә беренче тапкыр РФ Президенты каршындагы БРның Тулы вәкаләтле вәкиллеге мәйданчыгында Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче якташларыбызны җыйган “Атайсал” – “Кече Ватан” зона форумы узды. “Атайсал” проекты 2021 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән республика шәһәрләреннән һәм авылларыннан чыккан зур уңышларга ирешкән шәхесләр тарафыннан  якташларына һәм кече ватанына ярдәм итү чаралары системасын булдыру өчен эшли башлады.

 "Күп эшкуарлар һәм башка бай кешеләр шулай ярдәм итәләр, ләкин без бу эшне системалаштырырга телибез. Шул максаттан без “Атайсал” проектын башлап җибәрәбез. Бу дәүләт хәл итәргә тиеш булган проблемаларны кешеләрнең җилкәсенә күчерү омтылышы түгел. Бу үз җаннары чакыруы һәм күңелләре кушы буенча туган авылларына, шәһәрләренә, мәктәпләренә, балалар бакчаларына, спорт секцияләренә ярдәм итүче кешеләр өчен уңайлырак шартлар тудырырга омтылу”, – диде Радий Хәбиров, якташларына туган җирләренә ярдәм итү буенча иҗтимагый программаны башлап җибәргәндә.  

Проект үз эченә курайның җиде яфрагы кебек 7 мөһим юнәлешне алган һәм республика халкының һәм якташларыбызның кечкенә Ватаныбыз өчен игелекле эшләр башкару омтылышын берләштергән.

"Атайсал"   республикадан чыккан кешеләр өчен генә  булдырылган форум түгел, ә Башкортстан йөрәкләрендә булганнар өчен дә.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас