Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Юлламасына карата фикерен әйтте:
"Бернигә карамастан, илебез үсә, алга бара бара. Бу социаль юллама. Ул кешеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Монысы иң мөһиме. Яңа милли проектлар, «Гаилә», «Яшьләр», «Кадрлар», «Милли-технологик проектлар» барлыкка килә. Алар барысы да кешеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән. Шул ук вакытта Президентның һәр тәкъдиме финанслар белән тәэмин ителгән. Бу аларны актив һәм төгәл тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Конкретрак итеп әйткәндә, сәламәтлек саклауны, мәктәпләрне, югары уку йортларын модернизацияләү программалары бар. Без күптәннән балалар бакчаларының иске биналарында, югары уку йортлары һәм колледжларның студентлар тулай торакларында, уку корпусларында тәртип урнаштырырга кирәклеген сорадык», - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
"Хәзер төбәк командаларының бурычы - барлык бу программаларны куллану. Безгә бик каты параметрлар һәм бик югары процентлар куелды, шуңа күрә без үз төбәгебездә инвестицияләр күләмен арттырабыз. Эшләячәкбез», - дип йомгаклады Радий Хәбиров.