«Ломая барьеры» үзәге директоры, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Алина Хәбирова Русия Президенты Владимир Путин әйтеп үткән илнең барлык мохтаҗларына карата кайгыртучанлык күрсәтү хезмәтен 2030 елга кадәр 100%ка җиткерүне максат итеп куюын хуплады.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт башлыгы шулай ук хәйрия фондлары һәм коммерцияле булмаган социаль оешмаларның әлеге системаның дәүләт дәрәҗәсен күтәрү өчен күп нәрсә эшләвен билгеләп үтте, шуңа күрә аны федераль бюджет тарафыннан финанслауны арттырырга, бердәм югары стандартка чыгарырга һәм максималь мөмкинлекне тәэмин итәргә кушты.
"Бу яктан Башкортстан хәтта алда бара. 2022 елдан республика өлкәннәрне һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне озак вакытлы карау системасын кертә: 2022 елда 231 кеше, 2023 елда 271 кеше исәпләнә. Ә 2023 елның сентябреннән республика РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының "пилот" проектына керде, бу федераль финанслау һәм хезмәт алучылар санын арттыру дигән сүз», — диде Алина Хәбирова.