Җәмгыять
29 февраль 2024, 13:15

“Президент җитди мәсьәләләр куйды”

Уфадан экономист Президент тәкъдим иткән төбәкләрне үстерү мөмкинлекләрен бәяләде.

“Президент җитди мәсьәләләр куйды”“Президент җитди мәсьәләләр куйды”
“Президент җитди мәсьәләләр куйды”

Икътисад фәннәре докторы, Уфа фән һәм технологияләр университетының Икътисад, идарә һәм бизнес институты директоры Константин Гришин Русия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыелышка Юлламасының төп тезисларын Башкортстан үсеше өчен яңа мөмкинлекләр күзлегеннән бәяләде.

"Президент алдагы алты елда төбәкләрнең икътисади үз - үзләрен тәэмин итүенә ирешү бурычын куйды. Бу декларация генә түгел, дәүләт башлыгы максатка ирешүнең конкрет юлларын тәкъдим итте. Биредә бюджет кредитлары буенча түләү акчаларының бер өлешен төбәктәге инвестицияләргә һәм инфраструктура проектларына ярдәм итүгә юнәлтү мөмкинлеге аерым игътибарга лаек. Бөтен ил буенча бу сумма шактый зур -  киләсе 4 елда ел саен 200 млрд сум.

2023 елда Башкортстан җәлеп иткән инвестицияләр күләме 585 млрд сумнан артык дип бәяләнә, ә аларның үсеш темплары уртача Русиянекеннән артык. Димәк, якын елларда республика яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен өстәмә акча алачак. Моннан тыш, милли проектлар акчаларын куллануның киң мөмкинлекләре дә үсешнең өстәмә мөмкинлекләрен ача”, - дип билгеләп үтте экономист.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас