Халык программасы кысаларында, 2024 елда республикада 21 почта бүлеген модернизацияләү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, почта бүлекләрен яңарту "Бердәм Русия" Халык Программасы нигезендә алып барыла, аның кысаларында ил Президенты Владимир Путин 2025 елга авылларда һәм барып җитү авыр булган төпкел җирлекләрне модернизацияләргә кушты. Шулай итеп, Караидел районы Байкыбаш һәм Иске Акбүләк авыллары кешеләре почта бүлекләре өчен яңартылган биналарга ия булды.
- Авылларда яшәүчеләр өчен почта бүлекчәләре зур әһәмияткә ия. Ике бинаны яңарттык. Бу юнәлештә башкарылган бар нәрсә өчен республика һәм төбәк җитәкчелегенә рәхмәт. Байкыбаш һәм Акбүләк кешеләре биналарны яңартулардан бик канәгать, ди "Бердәм Русия" партиясенең җирле бүлеге секретаре, Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин. Почта бүлекчәләренең эчке бизәлеше, фасадлары, җылыту системалары яңартылды. Янгын сигнализациясе һәм видео күзәтү системалары, кондиционер урнаштырылган. Барлык почта бүлекчәләрендә дә яңа, заманча җиһазлар бар.
Стәрлетамак районының Бүреказган авылы халкы да бу уңайдан "өй туе" бәйрәм итте.
"Авыл халкы булган һәм аның саны арта барган җирдә без почта бүлекләрен сакларбыз. Безнең республика - почта бүлекчәләре саны буенча илдә лидер. 2023 ел нәтиҗәләре нигезендә без күп уңай үзгәрешләр күрәбез, беренче чиратта, хезмәт сыйфаты ягыннан: шикаятьләр җитди кимеде, гражданнарның канәгатьлек хисе артты" , - диде "Бердәм Русия"нең төбәк бүлеге секретаре, Республика башлыгы Радий Хәбиров.