Җәмгыять
28 февраль 2024, 09:35

“Хатын-кыз – милләт анасы” исеменә кемнәр лаек булыр?

1 мартта Уфаның “Башкортстан” дәүләт концерт залында зур чара -  "Хатын-кыз – милләт анасы" VIII Бөтенрусия конкурсының финалы үтәчәк

“Хатын-кыз – милләт анасы”  исеменә кемнәр лаек булыр?“Хатын-кыз – милләт анасы”  исеменә кемнәр лаек булыр?
“Хатын-кыз – милләт анасы” исеменә кемнәр лаек булыр?

    Актив җәмәгать лидерлары арасында ел саен үткәрелә торган "Хатын-кыз - милләт анасы" конкурсы Башкортстанның визит карточкасына әверелде. Аның форматы уникаль.  Быел сигезенче тапкыр үткәрелә торган конкурс башка елларга караганда үзгәрәк: чарада СВОда катнашучы батыр ир-егетләрне һәм Русия Геройларын тәрбияләгән әниләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Донбасс халкына гуманитар ярдәмен җыю буенча волонтерлык хәрәкәтләрендә актив катнашучылар,  СВО зонасында зур хезмәт күрсәткән табиблар катнашачак.

    Конкурс өч этапта – муниципаль, төбәк һәм бөтенрусия этапларында үтте. БР дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Гөлнур Галинур кызы Колсарина сөйләвенчә, җиңүчеләргә 30 кубок тапшырылачак. Традиция буенча 10 номинациядә өчәр лауреат бүләкләнәчәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас