Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шул хакта сөйләде.
Миллионга якын татарлар яшәгән Башкортстанда татар мәдәниятен, телен, гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләрне саклау өчен күп нәрсә эшләнә.
Бүген, республиканың татар җәмәгатьчелеге белән очрашу вакытында, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шулай дип белдерде. Аның әйтүенчә, милли мәдәниятне һәм телне саклау буенча күпьеллык сәясәт үзенең җимешләрен бирә һәм Башкортстан үзенең күп милләтле һәм конфессияара килешүчәнлеккә ия булучы республика булуы белән чын-чынлап горурлана ала.
“Республикада 45 меңләп укучы теге яки бу дәрәҗәдә татар телен өйрәнә, 527 мәктәптә татар телен өйрәнү оештырылган, 29 мәктәптә укыту туган татар телендә алып барыла”,-диде Радий Хәбиров.