"Аек авыл" республика бәйгесенең чираттагы этабы бара. Шушы көннәрдә бу проектта катнашучы Кушнаренко районы Иске Гомәр авылы мәртәбәле кунакларны кабул итте һәм барсы да “Авыл бәйрәме”нә җыелды.
Авылның яме – аның кешеләре, кешеләре яшәгән урамнары. Һәр урамның үз тарихы, аның данлыклы шәхесләре бар. Иске Гомәр авылының да һәр урамы үзенең шәҗәрәсен төзеп, үз музеен булдырып, кызыклы фактлар җыйган, татар-башкорт милли ризыкларын әзерләгәннәр иде.
Авыл белән танышырга Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы вәкиле Ирина Даутова, Бөтендөнья башкортлар корылтае башкарма комитеты әгъзасы, Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты, Башкортстанның халык артисты, “Дөньяның кубызчы-виртуозы” халыкара конкурсы җиңүчесе Миндигафур Зәйнетдинов, Кушнаренко районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Ильвира Сахауова, Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Марат Латыйпов һәм башка рәсми вәкилләр килде.
Кунаклар авыл мәчетенә кереп имам Фаил Мохтаровтан дога кылдыргач, “Стерлибашагро”, “Акцепт” җәмгыятьләренең эш барышы белән танышты, “Авыл лавкасы”на керделәр.
Авылда почта, мәдәният йорты, китапханә, ике кибет, фельдшер-акушер пункты эшли, сәламәт яшәү рәвешенә пропагандалау актив алып барыла. Иске Гомәр авылы биләмәсе башлыгы Айваз Рәсил улы Сәлимуллин әйтүенчә, соңгы елларда халык белән тыгыз эшләү нәтиҗәсендә авылда бер гаиләнең дә, баланың да полициядә исәптә тормавы зур казаныш булып тора. Авылда авыр хәлдә калган гаиләләр, үз-үзләренә кул салучылар, исерткеч эчемлекләр эчеп үлүчеләр юк, ди ул.
Барысын да авылны тагын да матурлау, төзекләндерү нияте берләштергән: алар “Аек авыл”да призлы урын алсалар, приз акчасына физик-сәламәтләндерү паркы төзеп кую хыялы белән яналар.
Иске Гомәр авылында халыкны эш белән тәэмин итү бурычы да үтәлә: “Стәрлебаш-Агро”, күмер җитештерүче оешма һәм мал азыгын витамин белән баетучы завод байтак кына авыл кешесенә эш урыны биргән. Себер якларына вахта ысулы белән эшкә йөреп эшләүчеләр авылга кайтып даими эш урынына урнашкан.
“Аек авыл” конкурсы кысаларында авыл халкы 120ләп чара үткәргән. Бергә озак яшәүче, авылның озын гомерле кешеләрен бүләкләп торалар.
Авыл халкы махсус хәрби операциядә ктанашучыларга гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша. Яугирләргә җылы киемнәр бәйлиләр, токмачлар кисәләр, сеткалар үрәләр, блиндаж шәмнәре ясыйлар. Аларның ата-балалары фашизм белән көрәштә үзләрен аямаган: авылдан фронтка киткән 318 кешенең 150 се кире кайтмаган. Салих Вәлиев исемле авылдашлары Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.
Авылдагы бердәнбер ветеран Әнәс Әхмәдиевны бик хөрмәт итәләр, ул, олы яшьтә булуына карамастан, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Медаль-орденнарын тагып, “Авыл бәйрәмен”ә дә килгән иде.
Иске Гомәр авылында туып-үскәннәр “Атайсал” проектында да актив катнашалар. Ел саен өмәләр ясап зиратны, авылның “Изгеләр чишмәсе”н, мәчетне төзекләндереп торалар, Карама тавы башында агачлар утырту, яшел парк булдыру эшен актив оештырганнар. Киләчәктә хыяллары – Карама тавы башына Иске Гомәр авылына нигез салган Гомәр Бикмеевның һәйкәлен эшләп кую. Авылның иң актив волонтеры Айрат Локманов бу эшкә керешкән дә инде.
ППМИ проекты буенча авылга трактор сатып алырга хыялланалар.
Иске Гомәр авылыннан якты уйлар белән кайттык. Аларның мәш килеп, Авыл яшәсен, Авыл матурайсын дип бер булып тырышып, чәмләнеп эшләүләре, яшәүләре сокландырды.