Җәмгыять
26 февраль 2024, 07:34

Уфада 11 яшьлек Аскар Муллагаләмов югалган

Бүген иртән мәктәпкә дип чыгып киткән, әмма барып җитмәгән. 

Уфада 11 яшьлек Аскар Муллагаләмов югалганУфада 11 яшьлек Аскар Муллагаләмов югалган
Уфада 11 яшьлек Аскар Муллагаләмов югалган

Уфада 11 яшьлек Аскар Муллагаләмов исемле бала югалган. 

«БашРегионСпас» төркеме волонтерлары мәгълүматлары буенча, яшүсмер бүген 26 февральдә, иртән мәктәпкә дип өеннән чыгып киткән дә, кайтмаган, мәктәбенә дә барып җитмәгән. 226 санлы маршрутка утырып, "Цетральный" тукталышында төшәргә тиеш булган.

Малайның буе 146 см, уртача гәүдәле, чәче коңгырт, күзләре көрән. Кара куртка, кара башлык, шәмәхә флис шарф, аягында - кара итек. Үзе белән кара рюкзагы булырга тиеш.

Баланың кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, 8-937-3-102-112 яки 112 номерларына шалтыратыгыз.

Уфада 11 яшьлек Аскар Муллагаләмов югалган
Уфада 11 яшьлек Аскар Муллагаләмов югалган
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас