Җәмгыять
26 февраль 2024, 14:19

Кыздырылган каз исе аркасында янгын сүндерүчеләр фатир ишеген җимереп кергән (ВИДЕО)

Йорт хуҗалары театрда булган. 

Кыздырылган каз исе аркасында янгын сүндерүчеләр фатир ишеген җимереп кергән (ВИДЕО)Кыздырылган каз исе аркасында янгын сүндерүчеләр фатир ишеген җимереп кергән (ВИДЕО)
Кыздырылган каз исе аркасында янгын сүндерүчеләр фатир ишеген җимереп кергән (ВИДЕО)

23 февраль бәйрәменә кыздырылган каз исе аркасында янгын сүндерүчеләр фатир ишеген җимереп кергән.

Эдуард һәм Лариса Уфаның Степан Кувыкин урамында яшиләр. Ватанны саклаучылар көнендә хуҗабикә мичтә каз пешергән. Ул әзер булгач, казны алып, мичне сүндергән. Тик ашап өлгермәгәннәр, театрга барыр вакыт җиткән. Аш бүлмәсе эсселәнеп киткәч, форточканы ачканнар да, чыгып киткәннәр.

Спектакль карап утырган вакытта ватсаптагы өй чатында алар яшәгән подъездга янгын сүндерүчеләр килгәне турында хәбәр чыккан. Эдуард белән Лариса үзара шаярышып, "каз исенә килмәделәр микән?" - дип куйганнар. Бу хәл аларда шик тудырган һәм шулай да, улларына шалтыратып, фатирларына күз салырга кушканнар.

Уллары килсә...Ишек төбе-тамыры белән куптарылып алынган. Бу хәл гаиләне бик аптыраткан.

Йорт хуҗалары полициягә гариза язган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төтен исе турында хәбәр килгәнгә күрә хезмәткәрләрне җибәрдек, барысы да закон буенча эшләнде, дигәннәр.

Ә йорт хуҗалары фатирда төтен юк иде, пешкән каз исе булганга форточканы ачып, бүлмәне җилләттек, дигән.

Фото: видеодан скрин. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас