Һәр көнне мошенниклар кесәсенә 6,5 миллион сумнан артык акчаларын салалар...
Узган елда республикада ИТ-технологияләр өлкәсендә 18 меңнән артык җинаять теркәлгән. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 50 процентка күбрәк.
Мәгълүматларга караганда, тәүлек саен республикада 25ләп мошенниклык факты теркәлә, күрелгән зыян исә 6,5 миллионнан артып китә. Ел дәвамында күрелгән зыян 2,5 миллиард сумнан да артыграк.
ИТ-җинаятьләрдән иң күп зыян күрүчеләр – эре шәһәрләрдә: Уфа, Стәрлетамак, Нефтекамск, Салават, Октябрьский, Туймазыда яшәүчеләр, Ишембай һәм Туймазы районнары.
Бары тик 20 февраль көнендә генә республика кешеләре үзләренең 8 миллион 982 мең сум акчасын мошенникларга күчерергә өлгергәннәр.
Фото: banki.ru