26 февральдә Уфа тимер юл вокзалынннан 1-7 март көннәрендә «Сириус» федераль территориясендә узачак Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашу өчен Башкортстан Республикасы яшьләре делегациясен китте.
- Фестивальдә конкурс аша сайлап алуның барлык этапларын узган 180 яшь кеше катнаша. Ә узган атнада фестивальдә катнашу өчен Сочи шәһәренә 60тан артык кеше кергән волонтерлар делегациясе китте — диде Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте буенча Дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Вито Сабиров.
Фестиваль Русиядә ил Президенты Владимир Путин Указы буенча Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатларында үткәрелә торган иң зур Халыкара яшьләр вакыйгасы булып тора. Фестивальдә 20 мең яшь лидер 10 мең Русия гражданы, шулай ук барлык континентлардан 10 мең чит ил кешесе катнашачак.
- Фестивальдә без зур делегация белән башка илләр һәм төбәкләр яшьләренә республикабыз турында сөйләячәкбез, үзебез белән таныштырачакбыз. һәм, әлбәттә, төрле илләрдән килгән спикерлардан күп нәрсәгә өйрәнәчәкбез — диде Башкортстан делегациясе җитәкчесе Илнур Юлдыбаев.