Олы яшькә җитеп, аек фикер йөртү, хәтерле булу, үз аягыңда йөрү үзе бер бәхет инде ул. Әнә шундый йөзъяшәрләр турында язу аеруча рәхәт һәм күңелле.
Республикабызда гомер итүче тагын бер йөзъяшәр белән сезне таныштырып үтәбез. Баймак районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Потаповага 101 яшь тулган.
Валентина Георгиевнаның тормышы үз заманының башка авылдашларыныкыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый диярлек. Ул да бала чактан ук тормышның ачысын-төчесен күреп үскән, Бөек Ватан сугышы елларында ял-ялны белми эшләгән. Йөзъяшәрне Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев котлаган. Ул социаль челтәрләрдә әбинең фотосын урнаштырып, тәбрикләү сүзләрен язган.
"Хөрмәтле Валентина Георгиевна! Сез үз гомерегездә күпме авырлыклар күргәнсез һәм нинди генә сынаулар аша үтмәгәнсез. Шуңа карамастан, бирешмәгәнсез. Сез күпме тарихи вакыйгалар шаһиты, сез күргәннәрне хәтта күз алдына да китереп булмый. Бөек Ватан сугышының коточкыч елларын кичергәнсез һәм аннан соңгы елларда да сынатмагансыз. Сез көчле рухлы, түземле һәм туган җирегезне яратуыгыз белән башкаларга үрнәк булып торасыз! Туган көнегез белән котлап, сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, рух ныклыгы, күтәренке кәеф, аяз күк йөзе телибез! - дип җитәкче теләкләрен җиткергән.