Мәчетлеләр гел эштә!
“Эштә”, дигәч тә, матди табыш китерү турында сүз бармавын ачыклап китик әле. Мәчетле якларында яшәүче дусларның актив тормыш позициясендә булуы турында бара сүз.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Олы Ака, Түбән Ака, Степной, Ключевой, Абдулла авыллары маршруты буенча МХО (СВО)да катнашучыларга рухи ярдәм йөзеннән "Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм Дан" исемле патриотик автоузыш узды.
Бу чара махсус хәрби операциягә ярдәм итү өчен үткәрелде. Без мобилизацияләнгән, хәзер полигоннарда булган һәм махсус әзерлек үткән барлык кешеләргә ярдәм итәбез. Бу безнең гомуми Җиңү эшенә керткән өлешебез. Бергә без көч!!! Дип яза Мәчетле якларында яшәүче милләттәшләр.
багышланган "Кышкы сабантуй - 2024 " оештырды. Программада атлар белән һәм автомашиналарда йөрелде.
Шулай ук Бакый чишмәсе янындагы мәйданчыкта ике команда ярышларда катнашты. Беренчесендә гаилә башлыклары булса, икенчесендә аларның уллары иде. Командалар конкурсларда һәм уеннарда ярыштылар, тапкырлык, җитезлек һәм эрудиция күрсәттеләр.
Авылдашлар аларны алкышлап, бөтен күңелдән рухи ярдәм итеп, бөтен күңелләре белән командаларга теләктәшлек белдереп тордылар.
Аннары ярышларда балалар катнашты. Шулай ук авылдашлар "Без Русия өчен " флешмобында катнашты. Илгә һәрвакыт көчле, батыр, кыю һәм затлы ир-атлар кирәк, алар гына ватанны яклый ала. Һәм без авылыбызда андыйлар барлыгына инандык, –дип билгеләп үтә оештыручылар – клуб һәм китапханә хезмәткәрләре.