Җәмгыять
23 февраль 2024, 11:05

Үрнәкле һөнәр иясе

"КамАЗ" водителе Закирҗан Шафыйков Илеш районы юл -ремонт төзелеше идарәсендә эшли.

Үрнәкле һөнәр иясеҮрнәкле һөнәр иясе
Үрнәкле һөнәр иясе

Закирҗан Шафыйков – үзенең эшсөючәнлеге, тырышлыгы белән абруй яулаган «Башкортавтодор» җәмгыяте филиалы – Илеш районы юл-ремонт төзелеш идарәсе водителе.

Һәрвакыт хәрәкәттә, җиң сызганып, ихлас күңел биреп эшли, техниканың бар серен, җаен белә. Дүрт дистә елга якын үз һөнәренә тугры кала. Үзе хезмәтләндергән “КамАЗ” автомашинасын һәрчак караулы һәм төзек йөртә.

Үз һөнәрен яхшы белүе, эшкә җаваплы карашы аркасында Шәфыйков хезмәткәрләре арасында да лаеклы абруй һәм хөрмәт казана.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, тармак үсешенә зур өлеш кертүе, югары һөнәри осталыгы өчен Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча БРдәүләт комитетының Рәхмәт хаты, "Башкиравтодор" җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, «БР Транспорт төзүчеләре берлеге» республика тармак берләшмәсенең мактаулы хезмәткәре» булган.

Коллективта уңган хезмәткәр булса, авылдашлары арасында үрнәкле гаилә башлыгы ул. Тормыш иптәше Фәридә Рахимҗан кызы белән тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Ике уллары Дамир, Динар – зур куанычлары, таянычлары.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас