Кеше, нинди генә һөнәр иясе булмасын, уңышларга бары тик тырышлык, хезмәтен күңелен биреп башкару нәтиҗәсендә генә ирешә ала. Андыйлар турында без: “Үз бәхетен яраткан хезмәтендә тапты”, - дибез.
Рәмил Вәлиев – нәкъ шундыйларның берсе. Венгриядә авиация гаскәрләрендә изге бурычын үтәп кайтканнан соң, водитель хезмәтен гомерлек һөнәр итеп сайлый. 33 ел бер урында “Башавтотранс” ДУП Дүртөйле филиалы Югары Яркәй автоколоннасында эшли. “ПАЗ Вектор Next” автобусын йөртә.
Водитель буларак аңа күпме юлларны, күпме араларны үтәргә туры килә, әмма ул сынатмый. Автомобиль белән оста идарә итүе, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча, авариясез йөрүе нәтиҗәсендә пассажирларны вакытында илтеп җиткерә. Шуңа күрә дә мактаулылар рәтендә ул.
Техника серләрен тирән белүче, акыллы, тырыш, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр ерак рейсларга да чыга, район буенча авлыларда да йөри. Күп санлы Мактау грамоталары исә аның намуслы хезмәтенә ачык дәлил.
Туган төяген үз иткән авыл уңганы тормыш иптәше белән Илеш районы Югары Яркәйдә тату гомер кичерә. Ике уллары бар. Бүгенге көндә алар үзләре гаилә корып, оныклар шатлыгы бүләк иткәннәр.