+24 °С
Яңгыр
Уфада бөек опера җырчысы Шаляпин юынырга яраткан ташландык мунча бинасын сатуга куйганнар. Ул Чернышевский урамында урнашкан. Мәйданы – 684,6 кв.м.
Банкротлык турындагы мәгълүматларның Бердәм федераль реестры сайтына урнаштырылган белдерүгә ярашлы, лотның башлангыч бәясе 23,75 млн.сум дип билгеләнгән. Аукционга гаризалар 2024 елның 22 февраленнән 28 мартына кадәр кабул ителә.
Ташландык мунча бинасы мәдәни мирас объекты булып тора. Арендага алынган 2,5 мең квадрат метр мәйданлы җир участогында урнашкан.