Җәмгыять
22 февраль 2024, 07:03

"Матурым белән" конкурсының соңгы 4нче этабы җиңүчеләре билгеле булды

Котлыйбыз!

"Матурым белән" конкурсының соңгы 4нче этабы җиңүчеләре билгеле булды"Матурым белән" конкурсының соңгы 4нче этабы җиңүчеләре билгеле булды
"Матурым белән" конкурсының соңгы 4нче этабы җиңүчеләре билгеле булды

“Өмет” гәзите сайтында “Матурым белән” дип аталган конкурс игълан иткән идек. Укучыларыбыздан фотосурәтләр күп килү сәбәпле, бәйгене 4 этапка бүлеп үткәрергә туры килде.

Бүген, 22 февральдә, соңгы 4нче этабы тәмамланды. Уенның шарты буенча, иң күп тавыш җыючы пар җиңүче дип билгеләнә. Бу юлы да җиңүчеләребез Илеш районының Югары Яркәй авылыннан булып чыкты. Регина һәм Рәмис Сөләймановлар беренче урынны яулады! Бу матур парны чын күңелдән котлыйбыз!


Исегезгә төшерәбез, 3нче этапта финалга Рузилә һәм Илфак Йосыповлар чыккан иде. (Илеш районының Югары Яркәй авылы.)
2нче этапта - Ильмира һәм Марсель Хафизовлар (Илеш районы, Югары Яркәй авылы)
1нче этап җиңүчеләре - Гөлназ һәм Илгиз Калючевлар (Миякә районы, Җилдәр авылы)


Финалга чыккан 4 пар арасыннан бер җиңүчене билгеләнәчәк.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас