“Матурым белән” конкурсының финалына 4 пар чыкты һәм алар арасында иң күп тавыш җыючы пар җиңүче дип танылды.
Шулай итеп, 1нче этапта - Гөлназ һәм Илгиз Калючевлар җиңеп, 842 тавыш җыйдылар.
2нче этапта Ильмира һәм Марсель Хафизовлар 652 тавыш җыйдылар.
3нче этапта финалга Рузилә һәм Илфак Йосыповлар чыккан иде. Алар 508 тавыш җыйган.
4нче этапта финалга Регина һәм Рәмис Сөләймановлар чыкты. Алар 877 тавыш җыйдылар.
Барлык катнашучы парлар да матурлар, сөйкемлеләр иде. Һәммәсе беренче урынга лаеклы. Әмма конкурста иң күп тавыш җыючы пар – Регина һәм Рәмис Сөләймановлар булып чыкты. (877 тавыш) Аларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм редакция исеменнән истәлекле бүләк тапшырабыз.