Җәмгыять
22 февраль 2024, 07:55

4 яшьлек сабый кер юу порошогы йоткан

Ярый әле барысы да яхшы тәмамланган.

4 яшьлек сабый  кер юу порошогы йоткан4 яшьлек сабый  кер юу порошогы йоткан
4 яшьлек сабый кер юу порошогы йоткан

Калтасы районында 15 февральдә үзәк район хастаханәсенә «көнкүреш химиясе продуктлары белән кискен агулану» диагнозы белән Түбән Качмаш авылыннан дүрт яшьлек бала китерелгән.

    Русия Эчке эшләр министрлыгының Калтасы районы буенча матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, кыз бала уен вакытында караусыз калган һәм бер капсула кер юу порошогын йоткан. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, баланы әти-әнисе белән бергә өенә кайтарып җибәргәннәр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас