Җәмгыять
21 февраль 2024, 06:43

Русиялеләр үзләренә кредит бирүне тыя алачак

Бу бик сәер яңгырый, әлбәттә, шулай да укып карагыз әле. 

2025 елның 1 мартыннан русиялеләргә  кредит тарихында банклар һәм микрофинанс оешмалары белән   куллану кредитлары яисә займнар бирүгә  тыю билгели торган килешү төзергә мөмкинлек биреләчәк. Моңа кагылышлы законны Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укуда кабул итте. Документ мошенниклыктан саклану максатында, мәсәлән, кешенең ризалыгыннан башка яисә алдау юлы белән   (социаль инженерия  алымнары – кешеләр белән манипуляцияләү, шул исәптә психологик басым алымнары ярдәмендә дә)  кредитлар бирүдән  саклау өчен эшләнгән. Түбәнге палата спикеры Вячеслав Володин белдерүенчә, яңа башлангыч урланган шәхси мәгълүматлар кулланучы җинаятьчеләрдән сакланырга мөмкинлек бирәчәк. 

Шул ук вакытта кредитлар һәм займнар алуга үзаллы тыю билгеләү дәүләт ярдәме нигезендәге ипотека кредитлары, автокредитлар һәм белем бирү кредитлары алганда гамәлдә булмаячак. 

Тыюны билгеләү яисә  аны гамәлдән чыгару өчен русиялеләр, кайда яшәүләренә карамастан, күп функцияле үзәк  (бу мөмкинлекне аның автоматлаштырылган мәгълүмат системасын төзәтү һәм көйләү көненнән алып, әмма 2025 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча тәэмин итәргә тиешләр) аша бушлай  теләсә ничә тапкыр  (саны чикләнмәгән) квалификацияле кредитлар тарихы бюроларына (квалифицированные бюро кредитных историй – КБКИ) гариза белән  мөрәҗәгать итә ала. Моны “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша да эшләргә мөмкин булачак. 

Чыганак: ria.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас