Бу юлы зур хуплау тапкан чара Аскар авылы мәдәният йортында үтте.
Биредә гомер итүче гүзәл затлар өчен тормыш итүдә иң мөһим булган сәламәтлек, үз хыялларыңны чынга ашыру, мөнәсәбәтләр төзү, матурлык тематик мәйданнары эшләде.
“Хатын-кыз бәхете җирлеге” Ачык академиясендә катнашучылар өчен республиканың әйдәүче табиблары чыгыш ясады һәм пациентларны кабул итте, билгеле спикерларның лекцияләре, шулай ук мастер-класслар үтте. Чарада 600дән артык кеше катнашты. Әлеге чараның башкаларыннан аермалы ягы шунда: анда беренче тапкыр ир-егетләр өчен дә мәйдан оештырылды.
“Барлык җирлек – ул хатын-кызлар бәхете, ир-егетләр бәхете дә – аерма юк. Чөнки бар кешеләр өчен дә бәхет ул бер – әгәр һәр кешегә тыныч һәм җанында җылылык булса, яраткан кешеләре янда булса, аралашу һәм уртак максатлар булса”,- дип сәламләде. “Бәхет җирлеге” иганәчелек фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова.
Фото: Башинформ.