Җәмгыять
21 февраль 2024, 10:16

Башкортстанда җинаятьчелек кимегән

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Бүген, 21 февральдә,  Уфада БР Башлыгы Радий Хәбиров җиденче чакырылыш республика Дәүләт Җыелышы-Корылтайның Алтынчы утырышы эшендә катнашты. Көн тәртибенең үзәк мәсьәләсе – төбәктәге хокук тәртибе торышы һәм 2023 елда республика буенча Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре, аны БР буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Александр Прядко тәкъдим итте.

Ул билгеләп үткәнчә, ел йомгаклары буенча республикада җинаятьчелек дәрәҗәсе Идел буе федераль округы буенча һәм тулаем ил буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Мәсәлән, сәламәтлеккә авыр зыян китерү, талау, караклык очраклары саны кимегән. Министр җәмәгать урыннарында һәм урамнарда кылынган җинаятьләр саны  2022 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 20 һәм 17 процентка кимүен билгеләп үтте. Республикада юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны да 4,9 процентка кимегән.

Полиция хезмәткәрләре барлыгы 25 меңнән артык җинаять эшен ачкан, шул исәптән 5,5 меңнән артык авыр һәм аеруча авыр, шулай ук 10 оешкан җинаятьчел төркемнең эшчәнлеген туктаткан. Александр Прядко хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик чараларның мөһим ролен билгеләп үтте, шулай ук төбәк җитәкчелегенә шәхси составка ярдәм иткәне һәм эчке эшләр органнарының матди-техник базасын ныгытканы өчен рәхмәт белдерде. 

Чыганак: glavarb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас