21 февральдә Башкорт дәүләт медицина университетында Башкортстан, Үзбәкстан һәм Омск өлкәсенең Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашучылары һәм волонтерлары белән очрашу узды.
Катнашучыларны Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте буенча Дәүләт комитеты рәисе вазифасын башкаручы Вито Сабиров, Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры вазифасын башкаручы Дамир Вәлишин, БДМУның тәрбия һәм социаль эш буенча проректоры Артур Мостафин, Омск өлкәсенең Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт министры Иван Колесник, Үзбәкстанның Бөтендөнья яшьләр ассоциациясе рәисе Отабек Шавкатов һәм Үзбәкстанның волонтерлар ассоциациясе рәисе Ширин Абидова сәламләде.
- Бөтендөнья яшьләр фестиваленә безнең республикадан 180 катнашучы һәм 65 волонтер барачак. Фестиваль мәйданчыкларында бергә очрашачакбыз, иҗади чараларда катнашачакбыз. Сезне күрергә без бик шат булырбыз, — диде Вито Сабиров.
Делегация очрашуында кунаклар өчен Башкортстан Республикасы турында презентация күрсәтелде һәм фестивальнең идеяләре һәм программасы турында мәгълүмат бирелде.