Җәмгыять
20 Февраля 2024, 12:25

“Туган якларга исән-сау әйләнеп кайтыгыз!”

Радий Хәбиров Башкортстан хәрбиләренә генерал Шәйморатов медальләрен тапшырды.

“Туган якларга исән-сау әйләнеп кайтыгыз!”“Туган якларга исән-сау әйләнеп кайтыгыз!”
“Туган якларга исән-сау әйләнеп кайтыгыз!”

    20 февральдә атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров туган якларга кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләргә Шәйморатов медальләрен тапшырды.

    Башкортстан хәрбиләре әлеге бүләккә хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен лаек булдылар.

   Республика җитәкчесе сугышчыларга лаеклы хезмәт һәм куелган бурычларны үтәгәннән соң өйләренә кайтуларын теләде.

- Традицион рәвештә бүген алгы сызыкта сугышкан сугышчыларыбызга хөрмәт күрсәтәбез, – диде Радий Хәбиров. - Хәрби бурычыгызны үтәгез һәм исән – сау әйләнеп кайтыгыз. Республика сезгә һәм гаиләләрегезгә һәрвакыт ярдәм итәчәк.

    Шулай ук Русия Федерациясе Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә ярдәм күрсәткән өчен республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов Русия Оборона министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас