Башкортстанда “Кече һәм урта эшкуарлык (КУЭ) һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” милли проекты ярдәмендә КУЭ субъектларының “туу” коэффициентының үсеше билгеләнә. Узган елның 10 феврале белән чагыштырганда коэффициент 8,7%ка арткан һәм 217,6 берәмлек тәшкил иткән.
- Кече һәм урта бизнес өлкәсен үстерү – республика Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бу - дәүләт өчен мөһим бурычларны хәл итүче сектор, алар арасында – яңа эш урыннары булдыру һәм республика халкы өчен уңайлы мохит формалаштыру. Хәзерге вакытта яңа төзелгән КУЭ субъектлары саны 29,8 мең берәмлеккә тигез, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер – министры Андрей Назаров.
Төбәктә кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр саны узган ел дәрәҗәсендә сакланып калган һәм 2024 елның гыйнварына 634,2 мең кеше тәшкил иткән. Ә үзмәшгульләр саны артты. 2024 елның 1 февраленә 193,5 мең үзмәшгуль теркәлгән, бу узган ел күрсәткеченнән 48,2% ка югарырак.