Җәмгыять
20 февраль 2024, 09:27

Һиндлар алмаштыра алырмы?

Русиядәге кадр агентлыклары хәбәр итүенчә, безнең илгә  Һиндстан, Пакистан һәм Төньяк Кореядан эшче мигрантлар эшкә килергә теләк белдерәләр.

Һиндлар алмаштыра алырмы?Һиндлар алмаштыра алырмы?
Һиндлар алмаштыра алырмы?

Русиядәге кадр агентлыклары хәбәр итүенчә, безнең илгә  Һиндстан, Пакистан һәм Төньяк Кореядан эшче мигрантлар эшкә килергә теләк белдерәләр. Бу БДБ илләреннән килгән мигрантларның Русияне Евросоюз, Көньяк Корея илләренә алмаштыруы белән бәйле. Доллар кыйммәтләнгәч, Урта Азиядән килеп эшләү файда бирми башлады, мондагы эш хаклары үзләренең илләрендәге эш хаклары белән тигезләште. Шуңа Русиягә эшкә килми юашладылар.

Һиндстан, Пакистаннан килүчеләр рус телен белмиләр, шуңа аларны рәсмиләштерү озак вакытны ала. Әмма эш бирүчеләр көтәргә әзер. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә генә түгел, җәмәгать туклануы, ретейл һәм таксида мигрантларның булмавы сизелә. Шулай ук, торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр курьер булып эшли башлаган: эше җиңелрәк, акчасы күбрәк, диләр алар.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас