Агымдагы елның җәе Русиядә метеокүзәтүләр тарихында иң эссе җәй булырга мөмкин, ди белгечләр...
Фаразлар буенча, июньнән августка кадәр һаваның уртача температурасы +25+27 градус тәшкил итәчәк ( норма + 22). Ә уртача максималь температура 35 градустан да югарырак булырга мөмкин. Бу нормадан 5 градуска күбрәк.
Моннан тыш, синоптиклар җәйге чорда һава массаларының хәрәкәте киң җылылык циклоннары барлыкка килүгә булышлык итәчәк, ди. Бу үз чиратында югары дымлылыкка китерәчәк һәм көчле яңгырлар, яшен һәм давылларга сәбәпче булачак.