Җәмгыять
20 февраль 2024, 07:55

Башкортстан яшьләре Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашырга әзерләнә

1 марттан 7 мартка кадәр Сочи шәһәренең Сириус федераль территориясендә халыкара дәрәҗәдәге масштаблы чара – Бөтендөнья яшьләр фестивале узачак.

Башкортстан яшьләре Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашырга әзерләнәБашкортстан яшьләре Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашырга әзерләнә
Башкортстан яшьләре Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашырга әзерләнә

Фестивальдә 20 меңләп яшь лидер –Русиянең 10  мең гражданы, шулай ук барлык континентлардан 10 мең чит ил кешесе катнашачак. Фестиваль активистларны һәм бизнес, медиа, мәгариф, фән, халыкара хезмәттәшлек, мәдәният, волонтерлык һәм хәйриячелек, спорт һәм башка өлкәләр вәкилләрен берләштерәчәк.

"Фестивальдә безнең республиканы 180 катнашучы һәм 65 волонтер тәкъдим итәчәк, алар сайлап алуның барлык этапларын узды. Фестиваль бөтен дөнья яшьләрен таныштыру, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа белемнәр алу өчен уникаль мәйданчык булачак», - ди яшьләр сәясәте буенча Башкортстан дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Вито Сабиров.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас