Үткән елның декабрь башында “Башкортостан Республикасы" Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе “Языл һәм от!” акциясен үткәрүе турында игълан иткән иде.
Акциядә катнашуның шартлары бик гади иде: 15 гыйнварга кадәр быел 2024 елның беренче яртыеллыгына ике һәм аннан да күбрәк басмага язылу квитанцияләренең күчермәләрен җибәрергә кирәк иде. Призлар 2024 елның гыйнварында БСТ телеканалының туры эфирында уйнатылды.
Стәрлебаш районының Стәрлебаш авылында яшәүче Дилбәр Мусина районның “Стәрлебаш чишмәләре” һәм “Өмет” гәзитләренә язылып, робот тузан суырткыч отты. Шулай итеп, акция тәмамланды, җиңүчеләр билгеләнде. Лаеклы бүләкләр хуҗаларына тапшырылырга тиеш, дип юлга чыктык.
*******
Стәрлебаш авылының Әхмәтов урамында яшәүче Дилбәр апа безне капка төбенә үк чыгып каршы алды. Күптән күрмәгән якын туганнары кебек елмаеп, кочаклап алды. Әйдүкләп өйгә чакырды.
Өч бүлмәле иркен, зәвык белән бизәлгән якты фатирда өстәл, комод өсләрендә тәртип белән “Өмет”, “Стәрлебаш чишмәләре” гәзитләре ята. Һәр җирдә – тәртип, гөлләр. Стеналарда – картиналар, фоторәсемнәр.
- Мин – укытучы, логопед. Балалар бакчасында тәрбияче булып та, коррекцион мәктәптә дә эшләдем. 2011 елдан хаклы ялдамын, - дип үзе белән таныштырды Дилбәр апа. – Гаиләдә өч бала үстек, мин уртанчысы. Шөкер, барыбыз да исәнбез. Стәрлетамак педагогия институтын тәмамладым. Тормыш иптәшем Юрис белән матур гомер кичердек. Кызганычка каршы, ул исән түгел инде. Ике гаиләгә исәпләнгән шушы күркәм йортның бер ягында тормышымнан канәгать булып, булганына шөкер итеп яшим.
Дилбәр апа сөйләгәннәрдән шул аңлашылды – бу йортта яшәүчеләр бервакытта да гәзит-журналларсыз яшәмәгән. Әтисе, сугыш ветераны Барый Әхмәтвәли улы да, әнисе Наҗия Исмәгыйль кызы да һәрвакыт китаплар, күпләп вакытлы басмаларны яздырып укый торган булганнар. Укыганнары турында фикер алышканнар. Алар авылның хөрмәтле гаиләләренең берсе булганнар.
- Әнием тәрәзә төбенә килеп басар иде дә: “Кызым, әнә, почтальон! “Өмет” килде”! дияр иде, урамнан тышка ашкынып карап. Гәзитләрдән иң беренче булып әнием “Өмет”не кулына алыр иде, - дип хәтирәләре белән уртаклашты ул.
Дилбәр апа үзе турында: “Әллә соң мин “везучая” микән?” диде дә, үз сүзләренә үзе үк күңелле итеп көлеп җибәрде. Баксаң, апабыз 2022 елда “Өмет”-лотода катнашып, сут сыккыч откан булып чыкты. Аннары үткән елның декабрендә “Стәрлебаш чишмәләре” район гәзите редакциясендә дә, квитанцияләр уйнатылып, апабыз догалар язылган бик матур чәшкеләр җыелмасы откан. Һәм менә быел гыйнвар аенда Дилбәр Барый кызына бәхет тагын елмайган – ул “Языл һәм от!” акциясендә җиңеп, робот тузан суырткычка ия булды.
“Без – күпләп китап, гәзит-журналлар укып үскән буын, - дип сүзен дәвам итте ул. – Район гәзитен дә, “Өмет”не дә даими алдырам. “Өмет” килмәсә, өйдә нидер җитмәгән кебек. Гәзитне төпләп, җыеп барам. “Динебез ислам”, кроссвордлар, язмышлар, “Сихәт” – иң яраткан битләрем”.
Әкрен генә шулай дөнья хәлләре, тормыш, яшәеш турында гапләшә торгач, без Дилбәр Барый кызының бик сәләтле кеше булуына инандык. Бүлмәләрнең берсендә өстәлдә тегү машинасы тора. Хуҗабикә әйтүенчә, ул үзен белә белгәннән бирле теккән. Әнисе Наҗия апа да менә дигән тегүче булган. “Нәрсәләр тегәргә яратасыз?” дип сорагач, ул: “Халатлар, итәкләр, төнге күлмәкләр – барысын да тегәм, - диде. – Әнием генә түгел, әнинең әнисе – нәнәй дә тегәргә яраткан. Заманында фермага дип халатлар, фуфайкалар тегә торган булган”.
Дилбәр Барый кызы – чигү остасы да. Стенада аның үз куллары белән чиккән эшләрен зур кызыксыну белән карадык. Урындык япмаларының матурлыгына шаклар катарлык – аларны Дилбәр апаның оста куллары бәйләгән. Алай гына түгел, станокта палас суга белүе дә ачыкланды. Менә шундый гаҗәеп бер шәхес булып чыкты Дилбәр Барый кызы Мусина.
Бүләкне тапшырып, без аңа иң изге теләкләребезне – исәнлек-саулык, имин көннәр, җан тынычлыгы теләдек. Ул да безгә күңел түреннән чыккан ихлас сүзләрен җиткерде. Менә шулай җылы хисләр чолганышында хушлаштык без Дилбәр апа белән. Кем белә, бәлки, якын киләчәктә тагын да берәр күркәм бүләк отар да, бәлки, тагын да безнең юлларыбыз Стәрлебаш якларына төшәр. Дөнъя бит бу.