+20 °С
Болытлы
билгеле булуынча, “Өмет” гәзите сайтында “Матурым белән” дип аталган конкурс бара. Моңа укучыларыбыздан фотосурәтләр бик күп килү сәбәпле, бәйгене берничә этапка бүлеп үткәрергә булдык.
Бүген, 19 февральдә, 3нче этабы тәмамланды. Уенның шарты буенча, иң күп тавыш җыючы пар җиңүче дип билгеләнә. Бу юлы да җиңүчеләребез Илеш районының Югары Яркәй авылыннан. Рузилә һәм Илфак Йосыповлар бу бәйгедә беренче урынны яулады! Бу матур парны чын күңелдән котлыйбыз һәм аларны 24 февраль көнне финалда көтеп калабыз!