Бураннан соң йорт һәм капка алларын көрт басып китте. Бу чакта авылда яшәүче олы яшьтәгеләргә җайсызрак туры килә. Ярый әле аларның олы ярдәмчеләре - волонтерлар бар. Илеш районы Базытамак авылының урта мәктәбе укучылары да тыл хезмәтчәннәре, педагогик хезмәт ветераннары йортына ашыкты. Алар "Игелекле эшләр марафоны" акциясе кысаларында ветераннарга ярдәмләште, кар көрәде.
Базытамакның 5-9 сыйныф укучылары тиз арада территорияне кардан чистартып, тәртипкә китерде. Ә өлкәннәр аларга рәхмәт сүзләре белдерде.
"Игелекле эшләр марафоны" һәркемгә яхшылык эшләргә мөмкинлек бирде. Үткәрелгән чара игелеккә һәм мәрхәмәтлеккә чакырып, өлкәннәргә карата игътибарлырак булырга өндәде.
Бу марафон акция генә түгел, ә кешеләргә ярдәм итү, яхшылык кылу максатыннан гамәлгә ашырылды. Без барыбыз да бу тормышның бер өлеше. Без яхшырак булсак, тормыш та яхшырак булыр. Шуңа күрә игелекле гамәлләр эшләргә кирәк.