Башкортстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы яңа рәис сайлады 16 февральдә Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт пелагогоия университетында Башкортстан югары уку йортлары ректорлары советы утырышы узды.Анда төбәкнең югары уку йортлары җитәкчеләре, республика ведомстволары һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Очрашу Башкортстан педагогия университетының яңа мәйданчыклары буенча экскурсиядән башланды. Утырышта төбәк вузларының экстремизм һәм терроризмны профилактикалау өлкәсендәге эше, тулай тораклар конкурсын һәм «Студентлар язы» төбәк фестивален үткәрү, республикада эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ярдәме белән студентлар туризмын үстерү, шулай ук быел көз Уфада узачак Идел буе федераль округы студентлар отрядлары слетын оештыру турында фикер алыштылар.
Көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе Советның яңа рәисен сайлау булды. Салават Сәгыйтовны бу вазифада РФА академигы, медицина фәннәре докторы, профессор, Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов алмаштыра.
"Нәкъ дүрт ел бу вазифада эшләү минем өчен яңа эш тәҗрибәсе һәм ректор-коллегалар белән аралашу, мөмкинлекләребезне ныгыту булды. Валентин Николаевичка яңа өлкәдә уңышлар телим.Ә без, элеккечә, бердәм командада эшләячәкбез", - диде Салават Тәлгать улы, хезмәттәшләренә бергә эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.