Җәмгыять
17 февраль 2024, 14:52

Уфада яңа спорт сарае ачылды

Ул Өлфәт Мостафин исемен йөртәчәк. 

Уфада яңа спорт сарае ачылдыУфада яңа спорт сарае ачылды
Уфада яңа спорт сарае ачылды

Бүген, 17 февральдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бассейн, шугалак һәм зул залы булган яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасында катнашты.

"Газпром-балаларга" программасы кысаларында төзелгән спорт объекты Уфаның элекке мэры Өлфәт Мостафин исемен йөртәчәк.

Ачылу танианасы «Газпром» барлыкка килгән көнгә багышланган. Анда шулай ук Русия Дәүләт Думасы депутаты, өч тапкыр олимпия чемпионы Ирина Роднина һәм башка бик күп кунаклар да килгән иде.

Өлфәт Мостафин исемендәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы Менделеев урамында урнашкан. Өч катлы бинада зур һәм бәләкәй бассейннар, боз аренасы, көрәш залы, универсаль спорт һәм тренажер заллары урнашкан.

Уфалылар, килеп күрегез! 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас