Башкортстанда 2024 елның 1 гыйнварыннан алып 15 февральгә кадәр туган нәниләрнең иң популяр һәм сирәк исемнәрен атаганнар. Исемлекне ЗАГС реестрының мәгълүмат-аналитика порталы бастырган.
Кыз балаларга кушкан иң сирәк исемнәр арасында Айла, Лидия, Илона, Энҗегөл, Манэ. Малайларга кушылган сирәк исемнәр арасында – Мөхәммәт-Әмин, Мәхәррәм, Айрат, Иброһим, Ривал.
Иң популяр исемнәр арасында Әминә (68), София (50), Ясминә (49), Ева (47), Аринаны (45) атарга була. Малайлар арасында Әмир (60), Тимур (55), Эмир (53), Марк (48), Матвейны (47) әйтергә була.