Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Учалы районында эш сәфәре белән булды һәм эшен урындагы халык белән сөйләшүдән башлады.
- Кешеләр безгә ышаныч һәм өмет белән карый, - дип язды Радий Фәрит улы үзенең социаль челтәрләрендә. – Безнең җир асты байлыклары белән файдаланучыларга байтак кына сорауларыбыз бар. Алар законны боза. Болай дип әйтү йомшак була әле, алар варваларча җирләрне актара. Анда ячшәгән халыкны бу борчымый калмый, әлбәттә. Бүген без комиссия белән чираттагы тикшерүгә чыктык. Аны 2021 елда оешҗтырган идек, анда Роснедр, федераль структураларныэ территориаль органнары, прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре керә.
Комиссия эшли башлаганнан алып байтак кына гади булмаган карарлар кабул ителгән. Алтын табарга рөхсәт бирелгән 60 лицензиянең 13 ен юкка чыгарганнар. Учалы һәм Баймак районнарында җинаять эшләре ачылган,
- Роснедр җитәкчесе Евгений Игнатьевич Петровка рәхмәтләремне әйтәм, - дип яза Радий Фәрит улы. – Алар безне ишетте, 2030 елга кадәр алтын табу буенча лицензияләр бирүне туктаттылар. Яңа лицензияләр бирелмәячәк, бирелгәннәр белән эшне тәртипкә кертергә кирәк. Кемнәр безне ишетми, без алар белән хушлашачакбыз.
Алтын табу өлкәсендә ике проблема барлыкка килгән. Беренчесе – дистә еллар эчендә җирне актарып алтын эзләүчеләр ул җирләрне яңадан рекультивацияләмәгән. Икенчедән – лицензияләрне муниципалитет позициясеннән чыгып бирергә кирәк. Бу юнәлештә дә эшлибез. Кешеләр комммерсантлар белән ялгызы гына көрәшмәячәк. Тыныч һәм ышанычлы юллар белән Башкортстанны яклаячакбыз.
- Чыганак: com