Җәмгыять
15 февраль 2024, 08:30

Табиблар, сөенче!

Хезмәт хакыгыз арта!

Табиблар, сөенче!Табиблар, сөенче!
Табиблар, сөенче!

Русия Президенты Владимир Путин 2024 елның языннан медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрергә тәкъдим итте.

"1 марттанкече шәһәрләр, район үзәкләре, авыллардагы белгечләрнең эш хакын күтәрүне тәкъдим итәм. 1 апрельдән төбәкләр барлык медицина хезмәткәрләре хезмәт хакының оклад өлешен 50 %ка кадәр арттырырга, шул ук вакытта өстәмә түләүләрне саклап калырга тиеш”, – дип белдерде ул.

Путин әйтүе буенча, 50 000нән 100 000гә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә табиблар төп хезмәт хакыннан тыш өстәмә рәвештә 29 000 сум алачак, урта медицина персоналы - 13 000 сум. 50 000нән кимрәк кеше яшәгән торак пунктларында мондый түләүләр шактый югары булачак: ай саен хезмәт хакына өстәмә рәвештә табиблар - 50 000 сум, урта звено медицина хезмәткәрләре 30 000 сум алачак.

Президент билгеләп үткәнчә, хөкүмәткә карар әзерләү өчен вакыт кирәк булачак, шуңа күрә медицина хезмәткәрләре бу түләүләрне март ае өчен 1 апрельдән алачак.

Автор фотосы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас