Җәмгыять
15 февраль 2024, 09:22

"Сыра коеп бирегез әле..."

"Сыра коеп бирегез әле...""Сыра коеп бирегез әле..."
"Сыра коеп бирегез әле..."

Владимир Путин “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт дәрәҗәсендә җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертү хакында”гы федераль законга кул куйды. Бу закон халык телендә “наливайка” дип йөртелгән формаль рәвештә кафе статусына ия алкоголь коеп сатучы  төнге кибетләр  белән көрәшергә мөмкинлек бирәчәк.

2011 елда Дәүләт Думасы алкогольле продукция һәм сыраны төнге 23 сәгатьтән соң  берәмләп сатуны тыйгач, “наливайка”лар ачыла башлады. Кибетләр урынына сыраханә яисә кафе статусына  ия заведениеләрне   сатучылар Русия законнарындагы җитешсезлек аркасында ача башлый. Законга ярашлы, “алкогольне берәмләп сату” һәм “алкогольне җәмәгать туклану хезмәтләрен күрсәткәндә  сату” төрле эшчәнлек булып исәпләнә. Нәтиҗәдә кибет тыелган сәгатьләрдә дә (23 сәгатьтән соң)  “кафе” исеме астында  алкоголь коеп  сата ала иде.

Яңа закон кабул ителү белән төбәкләр йорт ихаталарында яисә  яисә күп фатирлы йортларның беренче катында урнашкан җәмәгать туклануы учреждениеләрендә сыра, сидр, бал балы һәм пуаре белән   сәүдә итүне үзаллы чикли алачак (яңа кагыйдәләр рестораннарга кагылмый).

Дәүләт җыелышы берничә тапкыр “наливайкалар” белән көрәшергә тырышып карады, әмма Дәүләт Думасындагы коллегалар бу мәсьәләне проблема дип санаганчы шактый  вакыт таләп ителде. Бездә бу мәсьәлә буенча эш күп җыелды, тиздән аңа керешәчәкбез”, – диде парламент рәисе Константин Толкачёв. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас